1 октябрь 2017 яңалыклары
-
В Татарстане 2 октября ожидается мокрый снег
Ночью и утром 2 октября на территории Татарстана ожидаются местами небольшие осадки в виде дождя и мокрого снега, сообщает пресс-служба Гидрометцентра РТ. Кроме того, в отдельных районах синоптики прогнозируют туман. Днем осадки не ожидаются. Ветер северный умеренный. Минимальная температура воздуха ночью +2..-3˚, максимальная днем - +3..+8˚.
-
65 яшең тулдымы - эш урыныңны бушат!
Баш табиблар һәм аларның урынбасарлары хәзер медицина учреждениесе белән картлык көненә кадәр идарә итә алмаячак. 65 яшь тулгач та алар үз урыннарын калдырырга тиеш булачак. Бу хакта 1 октябрьдән үз көченә керәчәк канунда җиткерелә, дип хәбәр итә "Российская газета". Документта федераль, төбәк яки муниципаль органнарның медицина учреждениеләрендә, шулай ук филиалларында...
-
Бөгелмәдә итнең сыйфаты тикшерелгәнме?
Республикабызның барлык төбәкләрендә дә көзге ярминкәләр старт алды. Аның максаты - терлекчелек, бакчачылык һәм игенчелек продуктларын сатырга уңайлык булдыру. Анда шәхси, крестьян-фермер хуҗалыклары катнаша. Ярминкәдәге сатыла торган итнең сыйфаты өчен кем җавап бирә? Бу сорау белән без Бөгелмә район дәүләт ветеринар берләшмәсе җитәкчесе Руслан СӘЙФЕТДИНОВка мөрәҗәгать иттек. Ярминкә - ул...
-
Укучыларның каникул вакыты билгеле
Мәктәп балаларының яңа уку елын башлап җибәрүләренә бик аз вакыт узуга карамастан, барчасының да түземсезлек белән каникулларны көтеп торганы билгеле. Түбәндәге мәгълүмат бары тик укучылар өчен. Татарстан мәктәпләрендә көзге каникуллар 30 октябрьдә башланачак һәм 5 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Кышкы каникуллар 2017 елның 25 декабреннән 2018 елның 7 гыйнварына кадәр...
-
"Табигать могҗизасы" фотобәйгесенең беренче катнашучылары - Рания Собханова юллаган кишерләр!)
"Табигать могҗизасы" фотобәйгесенең беренче катнашучысы - бөгелмәле Рания Собханова. Ул безгә Татар Димскәе авылында - әнисе бакчасында үскән үзенчәлекле кишер фотосын юллаган! Хөрмәтле укучыларыбыз, "Бөгелмә авазы" газетасының bugulma-tat.ru сайты "Табигать могҗизасы" дип исемләнгән яңа фотоконкурс игълан итте. Кемдә нинди үзгә җиләк-җимеш, яшелчә бар, аның белән бергә фотога төшереп, безгә юллагыз....
-
Бөгелмәдә "Өченче яшь" пенсионерлар спартакиадасы узачак
7 октябрь көнне "Юность" спорт комплексында «Өченче яшь» диеп аталган VlI-нчы пенсионерлар Спартакиадасы узачак. Катнашучыларны теркәү - 9.00 - 9.30 сәгатьләрдә (үзең белән паспорт булу мәҗбүри) узачак. Спорт төрләре һәм гариза бирү турындагы мәгълүматны түбәндәге телефонга шалтыратып белә аласыз: 4-67-75.
-
Бөгелмә пенсионерлары игътибарына
Сәламәтлеген ныгытырга теләүчеләр, җыелышка килегез! Хәрәкәттә - бәрәкәт, дигән борынгылар. Хәрәкәт - яшәү чыганагы, аның төп хәзинәсе, дип тә әйтәләр. Бу хәзинәнең иң мөһим өлеше - физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү. Бу балалар һәм яшьләр өчен генә түгел, өлкән яшьтәгеләр өчен дә бик кирәкле нәрсә. Сәламәтлек төркемнәренә йөрүче пенсионерлар:...